Ел саен үткәрелә торган массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсында җиңүчеләр билгеләнде

2021 елның 30 ноябре, сишәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында ел саен үткәрелә торган массакүләм мәгълүмат чараларының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге темаларны иң яхшы яктырту конкурсына йомгак ясалды. Конкурсны оештыру комитеты тарафыннан Татарстан Республикасы телеканаллары, радиостанцияләр, басма ММЧ, мәгълүмати агентлыклар һәм челтәр (интернет) басмалары редакцияләреннән журналистлар һәм коллективларыннан кабул ителгән 200 мәгълүмати материал карап тикшерелде.
Быел конкурс эшләрен бәяләү 4 критерий буенча башкарылды, алар буенча баллар саны 5 баллы шкала буенча билгеләнде (0дән 5 баллга кадәр): материалда игълан ителгән проблематиканың объективлыгы һәм актуальлеге (0дән 5 баллга кадәр); конкретлык, ачыклык, эчтәлек һәм бәян ителешнең ала алу мөмкинлеге (0дән 5 баллга кадәр); тел культурасы, стилистика, иҗади якын килү һәм башкару осталыгы (0дән 5 баллга кадәр); публикацияләрдә җитешсезлекләр, арттырулар, компетентсыз нәтиҗәләр булмау (0дән 5 баллга кадәр).
«Татарстан Республикасында каты коммуналь калдыклар белән эш итү темасы буенча телеканаллар һәм радиостанцияләр арасында иң яхшы материал», «Татарстан Республикасында архитектура-төзелеш проектлау өлкәсендәге казанышлар турында телеканаллар һәм радиостанцияләр арасында иң яхшы материал» номинацияләре буенча, гаризалар булмау сәбәпле, шулай ук «Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгында яңа технологияләр куллану турында телеканаллар һәм радиостанцияләр арасында иң яхшы материал», «Татарстан Республикасында төзелеш тармагы төзелүгә 100 ел тулуга багышланган телеканаллар һәм радиостанцияләр арасында иң яхшы материал», «Татарстан Республикасында заманча торак төзелешен булдыру турында телеканаллар һәм радиостанцияләр арасында иң яхшы материал» номинацияләре буенча бер генә гариза бирү сәбәпле, әлеге номинацияләр буенча конкурс үтмәгән дип танылды. Конкурс эшләренә йомгак ясау нәтиҗәләре буенча түбәндәге җиңүчеләр билгеләнде:
- «Татарстан Республикасында ипотека кредиты базарын үстерү буенча телеканаллар һәм радиостанцияләр арасында иң яхшы материал» номинациясендә - «Яңа гасыр» ТРКның Болгар радиосы Яңалыклар хезмәте мөхәррире Шаһабиева Гөлнара Рәсил кызы;
- «Татарстан Республикасында ипотека кредиты базарын үстерү буенча басма ММЧ, мәгълүмат агентлыклары, челтәр (интернет) басмалары арасында иң яхшы материал» номинациясендә - «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш мөхәррире урынбасары Рощупкина Елена Олег кызы;
- «Татарстан Республикасында җәмәгать киңлекләрен үстерү турында телеканаллар һәм радиостанцияләр арасында иң яхшы материал» номинациясендә - «Мөслим - информ» коллективы - «Мөслим/Мөслим» ТРК;
- «Татарстан Республикасында җәмәгать киңлекләрен үстерү турында басма ММЧ, мәгълүмат агентлыклары, челтәр (интернет) басмалары арасында иң яхшы материал» номинациясендә «Яңа Зәй» газетасы корреспонденты Яруллина Айгөл Зөфәр кызы;
- «Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау турында телеканаллар һәм радиостанцияләр арасында иң яхшы материал» номинациясендә - «Татарстан» ДТРК ФДУПнең Яңалыклар хезмәте корреспонденты Вәлиәхмәтов Айнур Альберт улы;
- «Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау турында басма ММЧ, мәгълүмат агентлыклары, челтәр (интернет) басмалары арасында иң яхшы материал» номинациясендә - «Татмедиа» АҖ Филиалы «Авангард» газетасы редакциясе корреспонденты Тазетдинова Галина Валерий кызы;
- «Татарстан Республикасында социаль-мәдәни объектлар төзү турында телеканаллар һәм радиостанцияләр арасында иң яхшы материал» номинациясендә - «Саба дулкыннары» ТРК коллективы;
- «Татарстан Республикасында социаль-мәдәни объектлар төзү турында басма ММЧ, мәгълүмат агентлыклары, челтәр (интернет) басмалары арасында иң яхшы материал» номинациясендә - «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Туган як» газетасы баш мөхәррире урынбасары Фәизова Гөлия Вакыйф кызы;
- «Татарстан Республикасында социаль-мәдәни билгеләнештәге объектларга капиталь ремонт ясау турында телеканаллар һәм радиостанцияләр арасында иң яхшы материал» номинациясендә - «Нурлат»ТРК авторлары коллективы;
- «Татарстан Республикасында социаль-мәдәни билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау турында басма ММЧ, мәгълүмат агентлыклары, челтәр (интернет) басмалары арасында иң яхшы материал» номинациясендә - «Республика Татарстан» газетасының икътисад һәм сәнәгать бүлеге мөхәррире Демина Ирина Петр кызы;
- «Татарстан Республикасы төзелеш комплексында яңа технологияләр куллану турында телеканаллар һәм радиостанцияләр арасында иң яхшы материал» номинациясендә - «Татарстан» ДТРК ФДУПнең Яңалыклар хезмәте корреспонденты Данилова Инна Виктор кызы;
- «Татарстан Республикасы төзелеш комплексында яңа технологияләр куллану турында басма ММЧ, мәгълүмат агентлыклары, челтәр (интернет) басмалары арасында иң яхшы материал» номинациясендә - «ТАТМЕДИА» АҖ «Теләче» газетасы корреспонденты Нигъмәтҗанов Фәнил Нәҗип улы;
- «Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгында яңа технологияләр куллану турында басма ММЧ, мәгълүмат агентлыклары, челтәр (интернет) басмалары арасында иң яхшы материал» номинациясендә - «Стройэкспертиза» басмасы журналисты Рычкова Елена Леонид кызы;
- «Татарстан Республикасында заманча торак төзелешен булдыру турында басма ММЧ, мәгълүмат агентлыклары, челтәр (интернет) басмалары арасында иң яхшы материал» номинациясендә - «Реальное время» интернет-басмасының Яңалыклар хезмәте хәбәрчесе Серова Инна Николай кызы;
- «Татарстан Республикасында каты коммуналь калдыклар белән эш итү темасы буенча басма ММЧ, мәгълүмат агентлыклары, челтәр (интернет) басмалары арасында иң яхшы материал» номинациясендә - «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы күзәтүчесе Рыбакова Наталья Юрий кызы;
- «Татарстан Республикасында архитектура-төзелеш проектлау өлкәсендәге казанышлар турында басма ММЧ, мәгълүмат агентлыклары, челтәр (интернет) басмалары арасында иң яхшы материал» номинациясендә - «Татарстан» иҗтимагый-сәяси журналы мөхәррире Туманская Ольга Сергей кызы;
- «Татарстан Республикасында төзелеш тармагының 100 еллыгына багышланган басма ММЧ, мәгълүмат агентлыклары, челтәр (интернет) басмалары арасында иң яхшы материал» номинациясендә «Татарстан төзүчеләре» журналының баш мөхәррире Горшкова Марина Владимир кызы.

Без барысына да конкурста катнашканнары өчен рәхмәт белдерәбез. Коллегаларыбызга һөнәри эшчәнлекләрендә уңышлар телибез!

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International