Бүген Төзелеш Министрлыгында АМЯХне файдалануга тапшыру соравын тикшерделәр

2013 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында ашыгыч медицина ярдәме Хастаханәсе  сәламәтлек саклау объекты булган Казан шәһәре  “ 7 нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенең”  ГАУЗ территориясендә файдалануга тапшыру соравы буенча киңәшмә булды. Әлеге чараны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин үткәрде.

Киңәшмә эшендә, шулай ук, ТР сәламәтлек саклау министры А.З. Фаррахов, ТР экология министрының беренче урынбасары  Р.И. Камалов, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.С. Әхмәтшин,  башка министрлык һәм ведомство хезмәткәрләре катнашты.

“ГИСУ ТР” ГКУ башлыгы урынбасары  Н.Р. Кәримов АМЯХне файдалануга тапшыруның агымдагы вакыйгалары турындагы доклад белән чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта барлык төзү-монтаж эшләре тәмамланган, бары тик калган проект-смета документациясен генә рәсмиләштерәсе калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International