Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында бадминтон Үзәген проектлаштыру соравы буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин үткәрде.
Фикер алышуда, шулай ук, министр урынбасары В.Н. Кудряшев, “Татарстан Республикасы бадминтон Федерациясе” РОО президенты Ю.В. Чаплагин, күзәтү Советы әгъзасе, “Татарстан Республикасы бадминтон Федерациясе” РОО вице-президенты А.Е. Король, “Татинвестгражданпроект” ГУП генераль директоры А.А. Хөснетдинов, “Татинвестгражданпроект” ГУПның архитектура-проект остаханәсе башлыгы А.А. Малянов, , “Татарстан Республикасы бадминтон Федерациясе” РООның башкарма директорыА.С. Фәхретдинов һәм Төзелеш Министрлыгы хезмәткәрләре катнашты. Киңәшмә барышында катнашучылар 12 кортлы Бадминтон Үзәге бинасының эскиз проектын ике вариантта тикшерделәр.