Ел башыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт торак күзәтү Инспекциясе тарафыннан, хезмәтне саклау кагыйдә һәм нормаларын бозган өчен, төзелештә катнашучыларга карата гомуми суммасы 9 млн. 677 мең сум булган 238 карар чыгарылган. Бу турыда бүген, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде, әлеге чарада, шулай ук, ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Инвестицион һәм индивидуаль торак төзелеше объектлары буенча 3 млн. 720 мең сумлык 94 карар чыгарылган; соципотека программасы объектлары буенча – 1 млн. 49 мең сумлык 29 карар; Универсиада объектлары буенча – 760 мең сумлык 12 карар.
Үткәрелгән санитар-экологик икеайлык кысаларында, республиканың төзелеш мәйданнарында чисталык урнаштыруны контрольдә тоту дәвам ителә. Бүгенге көндә ТР Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясе тарафыннан 106 тәртип бозу очрагы табылган.
Рөстәм Миңнеханов ассыклавынча, төзелештә куркынычсызлык темасы һәрвакытта да беренче планда булырга тиеш. “Билгеле бер мөнәсәбәт, культура булырга тиеш, өйрәтелмәгән яки инструкция белән танышмаган кеше объектларда булмаска тиеш”, - дип сүзен йомгаклады ТР Президенты һәм тәртип бозучыларны җаваплылыкка тартырга кирәклеген дә өстәде.