Бүген үзенчәлекле икътисади зонада подрядчы оешмалар белән уздырылган киңәшмәдә “Алабуга” ППТ ҮИЗның инфраструктура объектларын төзү соравы турында фикер алыштылар. Хәзерге вакытта генераль подрядчы “Камгэсэнергострой” ААҖ тарафыннан, “Алабуга” үзенчәлекле икътисади зонада энергетика, инженерлык челтәрләре, арендалы торак объектларын төзү буенча эшләр бара. “Камдорстрой” ЯАҖ тарафыннан Ш-9 автомобиль юлын һәм электр тапшыруның һава линиясен яңадан төзү буенча эшләр бара. “Строитель” ҖЧҖ тарафыннан газ белән тәэмин итүнең эчкемәйдан челтәрләрен төзү эше тәмамланган. Агымдагы елның башыннан алып, төзүчеләр тарафыннан барлыгы 698,225 млн. сум үзләштерелгән, шул исәптән, “Камгэсэнергострой” ААҖ тарафыннан 557,108 млн. сум, “Трест Камдорстрой” ЯАҖ тарафыннан 331,222 млн. сум, “Строитель” ҖЧҖ тарафыннан 19,895 млн. сум үзләштерелгән. “Камгэсэнергострой” ААҖ тарафыннан РП-1.2110 кВ энергетика объектын төзү эшендә җир белән тоташтыру буенча эшләр тәмамланып килә, ОПУ җиһазларын кертү өчен вакытлыча кулланылачак юл әзерләнгән, әлеге юлны 2013 елның июнендә монтажлау планлаштырыла. Әлеге объектны төзү “Елабуга-500”тан “Алабуга” ППТ ҮИЗ” ААҖ кулланучыларына электр энергиясен кабул итеп һәм бүлеп бирүне тәэмин итәчәк. “Синергия” индустриаль-технология паркының ростверкларны бетонлаштыру тәмамланган, тасма фундаментларын бетонлаштыру һәм металл конструкциясен монтажлау җуенча эшләр бара. “Камдорстрой” ЯАҖ белән берлектә төзелгән график нигезендә, төзелеп килә торган Ш-9 автоюлы буенча яңгыр канализацияләре һәм суүткәргеч челтәрләрен урнаштыру буенча эшләр бара. “Газоблокстрой” ҖЧҖ һәм “ДСК КМК-2” ҖЧҖ субподрядчы оешмалар тарафыннан, коттедж бистәсендә фундаментларны армирлаштыру һәм йортларны монтажлау буенча эшләр бара.