Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында Балаларны яклау көненә багышланган балалар рәсеме бәйгесе үтте.
Балалар, матур, шат күңелле рәсемнәр ясап, бәйгедә актив катнаштылар. Яшь рәссамнарның иҗат җимешләрен Төзелеш Министрлыгы бинасының беренче катында күрергә мөмкин.