Кичә “Казан-Арена” стадионында 2013 елда булачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада ачылышының җыелма репетицияләре башланды. Әлеге ачылыш бер айдан – 6 июль көнне булачак. Тантана турында тулырак мәгълүмат билгеле түгел, ләкин декоратив конструкцияләрне монтажлау эше тәмамланып килә. Конструкциянең авырлыгы – 467 тонна, биеклеге – 50 метрдан артык.