Бүген Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында Татарстан Республикасындагы 2013 елгы Универсиада объектларын файдалануга тапшыру соравы буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С. Әхмәтшин үткәрде.
Очрашуда, шулай ук, подрядчы оешмалардан вәкилләр һәм Төзелеш Министрлыгы хезмәткәрләре катнашты. Киңәшмә барышында докладчылар Универсиада объектларын файдалануга тапшыру буенча эшләнгән эшләрнең барышы турында хисап бирделәр.
Очрашуда катнашучылар, шулай ук, объектларда “Уңайлы һәм арзан мохит” программасын тормышка ашыруның агымдагы сораулары турында сөйләштеләр. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С. Әхмәтшин, подрядчы оешмаларның җитәкчеләренә, объектларны төзеп бетерү һәм файдалануга тапшыру баскычларына бик җаваплы карарга кушты.