Төзелеш Министрлыгында “Уңай һәм арзан мохит” дәүләт программасын тормышка ашыру сорауларын тикшерделәр

2013 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында “Уңай һәм арзан тирәлек” дәүләт программасын тормышка ашыру сораулары буенча видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә булды.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.М. Фролов һәм Татарстан Республикасы  хезмәт, шөгыльлек һәм социаль ярдәм министры урынбасары И.Ю. Просвирякова үткәрде. Очрашуда подрядчы оешмалардан вәкилләр һәм Төзелеш Министрлыгы хезмәткәрләре катнашты, шулай ук  ТРның район башкарма комитетлары белән видеоконференцэлемтә тәэмин ителгән иде.

Киңәшмә барышында катнашучылар яңа төзелеш объектларында “Уңай һәм арзан мохит” програмасын тормышка ашыру буенча барлыкка килгән агымдагы сорауларны тикшерделәр. Чарадагы төп сорауларның берсе булып, Уңай һәм арзан мохит” программасының 2014 елга булган проектын тикшерү торды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International