Бүген Төзелеш Министрлыгында Универсиада Авылына өстәмә керү юлын оештыру сорауларын тикшерделәр

2013 елның 11 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында Оренбург трактыннан Универсиада Авылына кадәр өстәмә керү юлын оештыру  соравы буенча киңәшмә булды.

Киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары В.Н. Кудряшев үткәрде. Очрашуда, шулай ук, Универсиада  Дирекциясе, “Татинвестгражданпроект” ГУП, Төп инвестицион –төзү идарәсе, “Татдорпроект”, “Таттелеком” ААҖ, “Мегафон” компаниясе, Казан шәһәренең тышкы төзекләндерү Комитеты, “Водоканал” МУП һәм УКСиР вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International