Төзелеш Министрлыгында Казансу елгасының ярларын ныгыту буенча проектлы-семеталы документация сорауларын тикшерделәр

2013 елның 11 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш ,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында Казансу елгасы ярларын ныгыту буенча эшләнгән проектлы-сметалы документациягә үзгәрешләр кертү соравы буенча киңәшмә булды.

Киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары В.Н. Кудряшев үткәрде. Очрашуда, шулай ук, ТР экология һәм габигый байлыклар Министрлыгы, “Главинвестстрой” ГКУ, “Татинвестгражданпроект” ГУП” һәм “ПСО” Казань” ҖЧҖ вәкилләре катнашты. Киңәшмә барышында билгеле булганча, агымдагы эшләрнең барысы да вакытында эшләнелә. “Татинвестгражданпроект” ГУП институты мәгълүматлары буенча, “Казансу елгасының “Миллениум” күпереннән алып өченче транспорт дамбасына кадәрге мәйданында ярларны ныгыту эшләре, Казан шәһәре” объектының проектлы-сметалы документациясенә үзгәрешләр, проектлы институт тарафыннан, бары тик заказ бирүчедән проектка тезәтмәләр кертү өчен өстәмә техник  эш алганнан соң гына мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International