Бүген яңа «Kazan Arena» стадионындагы РОСТЕХНАДЗОР тарафыннан табылган кимчелеклрне бетерү турында сөйләштеләр

2013 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында «Kazan Arena» футбол стадионын төзү барышында табылган кимчелекләрне бетерү соравы буенча киңәшмә булды. Киңәшмәдә  РФ РОСТЕХНАДЗОРның Идел буе идарәсе Җитәкчесе Б.Г. Петров, шулай ук объектның генераль подрядчылары  “Камгэсэнергострой” һәм “Интекс”, “Татинвестгражданпроект” проект институты катнашты. Киңәшмә барышында һәр ике як башкарма документацияне тапшыру процессын, төзелгән капиталь төзелеш объектының таләпләргә туры килү белешмәсен, техник регламенларын һәм проектлы документациясен тикшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International