Бүген Төзелеш Министрлыгында “4 чыгым” түләүләрне исәпләү системасын кертү турында фикер алыштылар

2013 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында түләүләрне исәпкә алу системасы” 4 чыгым”ны кулланышка кертү соравы буенча киңәшмә булды.

Киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.М. Фролов үткәрде. Очрашуда, шулай ук, ТР икътисад Министрлыгы, ТР дәүләт заказы буенча Агентлык, ТРның ДТИ, Россия УФНСның ТР буенча бүлеге, Казан шәһәре ТКХ Комитеты вәкилләре, шулай ук Казан шәһәре һәм республиканың муниципаль районнарының төзелеш оешмаларыннан вәкилләр катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International