Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында заманча IT-технологияләр кулланып, төзелеш комплексы эшен оештыруны камилләштерү соравы буенча киңәшмә булды.
Киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.М. Фролов үткәрде. Очрашуда, шулай ук, ТР информатизация һәм элемтәМинистрлыгы, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгы, ТР финанс Министрлыгы, “Татарстан Республикасы информацион технологияләр үзәге” ГУП ведомстволы мәгълүмат Департаменты, “Татарстан Республикасы информацион технологияләр үзәге” ГУП, “Татарстан Республикасы баш инвестицион-төзелеш идарәсе” ГКУ, “Татарстан Республикасы дәүләт заказы буенча Агентлык” вәкилләре һәм Төзелеш Министрлыгы хезмәткәрләре катнашты.