Бүген Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, Казанга булган эшлекле сәфәр кысаларында, Татарстан башкаласында, Бөтендөнья җәйге Универсиадага төзелгән берничә объектны тикшерде. Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов озатып йөрде. РФнең беренче вице-премьеры тиз йөри торган “Ласточка” поездында тимер юл вокзалына килде, Игорь Шувалов төп бинаны карады һәм вокзал янында җир асты машина кую урыны кайчан ачылачагы белән кызыксынды. Компания-төзүче җитәкчеләрнең сүзләренә караганда, паркингны ачу 25 июньдә булыр дип көтелә. Метрополитенның “Кәҗә бистәсе” станциясендә, Игорь Шуваловка, пассажирларны тикшерү системалары һәм мәгълүмати табло тәкъдим ителде. Шуннан соң, РФнең беренче вице-премьеры, метро поездының машинист кабинасында, Универсиадага әзерлек кысаларында төзелгән “Авиатөзелеш” станциясенә кадәр сузылган яңа линия буенча барды. Беренче вице-премьер "Kazan Arena" стадионына, Уеннарны ачу һәм ябу тантанасында кулланылачак билет буенча керде. Игорь Шувалов стадионга тамашачыларның ничек килүе белән кызыксынды – Казан мэры Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, Универсиаданың ачылу һәм ябылу тантаналарына тамашачыларны махсус автобус-шаттлар алып киләчәк , ә аннан соң тамашачылар стадион янындагы киң шәхси автотраспорт парковкасыннан куллана алачаклар. Стадион территориясендә, Игорь Шувалов студент Уеннары турында Халыкара мәгълүмат бирә торган үзәкне, туклану зонасын һәм тамашачы трибуналарын карады. Беренче вице-премьер Универсиададан соң аларны мирас объекты буларак актив кулланырга чакырды. “Стадион яшәргә тиеш, монда һәрвакыт нәрсәдер булырга тиеш”, - диде И. Шувалов. Ул, шулай ук, спортның ишкәк белән ишү Үзәгендә һәм арендалы торак базарын үстерү программасы буенча төзелгән яңа йортта булды. Универсиада вакытында әлеге йортта волонтерлар урнашачак. ТР Дәүләт торак фонды җәтәкчесе Тәлгать Абдуллин сөйләгәнчә, йорт төзүнең үз бәясе бер квадрат метр өчен 25 мең сум тәшкил итә, ә арендага биреләчәк фатирның бәясен базар бәясеннән кимрәк итеп кую планлаштырыла. Универсиадага хезмәт күрсәтәчәк Республика клиник хастаханәсендә, Игорь Шуваловка реанимацияле яңа кабул итү бүлеге тәкъдим ителде. Сәламәтлек саклауны модернизацияләү федераль программасы кысаларында, яңа биналар төзү һәм хастаханәне иң заманча җиһазлар белән җиһазланды. РФ беренче вице-премьеры Универсиада Авылындагы Россия студентлар җыелмасы яшәячәк 5 номерлы йортка керде. Моннан алда, ике ел элек Шэньчженда булган Универсиадада Игорь Шувалов белән очрашкан Россия җыелмасының әгъзасы Александр Фурасьев, Казан Универсиада Авылында яшәү шартларын Кытайдагысы белән чагыштырып, үз фикерен әйтте. Аның сүзләренә караганда, Казан Авылындагы бүлмәләр яктырак, уңайсыз ике катлы караватлар да юк. “Миңа ошый – гади һәм фукциональ”,- диде Игорь Шувалов.