Төзелешкә ярдәм итү «Мин төзим» цифрлы платформасы Татарстан Республикасының 44 муниципаль районда төзелеш өлкәсендә 9 хезмәт буенча киң колачланган:
- планлаштырылган төзелеш турында хәбәрнамә бирү;
- төзелеш тәмамлану турында хәбәрнамә бирү;
- бирелгән объектка адрес бирү;
- төзелгән объектка милек хокукын теркәү;
- җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планын алу;
- файдалануга тапшыруга рөхсәт алу;
- газ белән тәэмин итүгә килешү төзү өчен гариза;
- техник хезмәт күрсәтүгә килешү төзү өчен гариза;
- җир кишәрлеге чикләренә кадәр бушлай газ тоташтыру өчен гариза.
Күрсәтелә торган хезмәтләрне киңәйтүдән тыш, башка яңалыклар да кертелде. Техник ярдәм күрсәтү өчен тест режимында чат-бот эшли башлады, «Мин төзим» платформасы татар теленә тәрҗемә ителде.
2022 елда платформада гариза бирүчеләр тарафыннан кредит/ипотека алу, җылылык/су/электр буенча яңа хезмәтләр күрсәтү, биржа мәйданчыгы белән интеграцияләнү, милек хокукларын теркәү буенча документлар эшләү, салым тотып калынган акчаны алу һәм башкалар планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, портал 2020 елда тест режимында Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы мәгълүмати технологияләр үзәге тарафыннан Татарстанның ике пилот районында - Саба һәм Әлмәт муниципаль районнарында эшләтеп җибәрелде.
Әлеге сервис ярдәмендә сайтта https://stroika.tatarstan.ru физик һәм юридик затлар төзелеш яки реконструкция өчен кирәкле документларны «бер тәрәзә» режимында электрон рәвештә алалар, аларның үтәлеш статусын күзәтергә мөмкин. Платформа процессларның үтә күренмәлелеген арттырырга мөмкинлек бирә.