Төзелеш Министрлыгында В.И. Качалов исемендәге театрны реконструкцияләү сорауларын тикшерделәр

2013 елның 15 июне, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында В.И. Качалов исемендәге театрны реконструкцияләү соравы буенча киңәшмә булды.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин үткәрде. Очрашуда, шулай ук, Казан шәһәренең Башкарма комитеты, Казан шәһәренең УКС, “Татинвестгражданпроект” ГУП, “ Ак Таш”  ҖЧҖ, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе, “Татлизинг” ГУП, В.И. Качалов исемендәге театр, Казан шәһәре Вахитов районының Идарә компаниясе вәкилләре һәм Төзелеш Министрлыгы хезмәткәрләре катнашты. Киңәшмә барышында И.Ф. Латыпов, В.И. Качалов исемендәге театрны реконструкцияләү буенча  эшләнгән эшләрнең барышы турында хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International