Бүген Россия Минрегионы башлыгы И.Н. Слюняев рәислегендә, Россия Федерациясендә торак төзелешен үстерү буенча Бөтенроссия киңәшмәсе булды. Әлеге чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.С. Әхмәтшин катнашты. РФ Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары И.И. Шувалов, РФ Хөкүмәтенең торак төзелеше күләмен арттыру буенча үткәрелгән төп чаралар турындагы доклад белән киңәшмәне ачып җибәрде. РФ Региональ үсеш Министры И.Н. Слюняев, Россия Минрегионның торак төзелеше үсешенә ярдәм итү буенча эшләгән эшләре турындагы доклад белән чыгыш ясады. Киңәшмә барышында торак төзелеше үсешенә ярдәм итүнең законнар чыгара торган чаралары, хакимият һәм профессиональ төзүчеләрнең үзара мөнәсәбәтләрен оештыру, төзелеш материаллары сәнәгатенең заманча торышы турындагы докладлар яңгырады. Катнашучылар норматив-техник тәртипкә салу проблемалары һәм аларны чишү юллары, РФ субъектларында торак төзелешен үстерү сорауларын тикшерделәр.