Идел буе Федераль округындагы «ТКХның иң яхшы яшь эшчесе” I Бөтенроссия бәйгесенең җиңүчесе булып, “Казан энергосервис үзәге” МУП директоры Евгений Чекашов билгеләнде. Евгений Чекашов “ТКХ һәм төзелешнең дәүләт һәм муниципаль өлкәсендәге иң яхшы яшь эшче” номинациясендә җиңүче дип табылды. Бәйгегә нәтиҗәләрне 2013 елның 16 июнендә, Ульяновск шәһәрендә үткән “ТКХны модернизацияләү өчен кадрлар” Бөтенроссия мәгариф форурмумында ясадылар. Әлеге чара РФ мәгариф Министрлыгы ярдәме белән, яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык һәм “Все дома” Федераль яшьләр проекты тарафыннан оештырылган иде.