Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында ТР муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында халыкка дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүгә билгеләнгән киң фунцияле үзәкләрнең биналарын капиталь ремонтлау буенча эшләрне оештыру һәм үткәрү соравы буенча киңәшмә булды.
Киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары В.Н. Кудряшев үткәрде. Очрашуда, шулай ук, ТР икътисад миннистрлыгы, ТР Росреестр Идарәсе, “ТРның төп инвестицион-төзелеш идарәсе” ГКУ, “Татинвестгражданпроект” ГУП вәкилләре һәм Төзелеш Министрлыгы хезмәткәрләре катнашты.