Бүген Татарстан Ркспубликасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында “Олимп” кунакханәсен төзеп бетерү соравы буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне төзелеш комплексы идарәсе башлыгы И.С. Гимаев үткәрде.
Очрашуда, шулай ук, “Олимп” СК генераль директоры А.И. Минкин, “Олимп” ҖЧҖ генераль директорының төзелеш буенча урынбасары Н.А. Фәхретдинов, Казан шәһәренең ИК МО шәһәр төзү рөхсәте Идарәсе, Казан шәһәренең ИК МО тышкы элемтә һәм туризм Комитеты, Россиянең экологик, технологик һәм атом надзоры буенча Федераль хезмәтнең Идел буе идарәсе, ТР дәүләт төзелеш надзоры идарәсе Испекциясе, “Бәйсез экспертизалар Институты” ҖЧҖ вәкилләре һәм Төзелеш Министрлыгы хезмәткәрләре катнашты. Киңәшмә барышында катнашучылар төзелешнең хәзерге халәте һәм кунакханә инфраструктурасының әзерлеге турындагы соңгы яңалыклар белән таныштылар.