Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында и “СМАРТ Сити Казань”нең нженерлы инфраструктура оештыру өлешендәге территориясен үстерү буенча киңәшмә булды.
Киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин үткәрде. Очрашуда, шулай ук, ТР экология һәм табигый байлыклар Министрлыгы, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгы, ТР инвестицион үсеш Агентлыгы, “ Корпорация развития РТ” ААҖ, “Иннополис” АИЗ” ААҖ, “Сетевая компания” ААҖ, “Водоканал” МУП, “Таттелеком” ААҖ, “Безопасность дорожного движения” РГУ вәкилләре һәм Төзелеш Министрлыгы хезмәткәрләре катнашты. Киңәшмә барышында катнашучылар, вакытлыча кулланыла торган юлларның һәм беренче чираттагы объектларның схемалары белән таныштылар, инженерлы инфраструктураның киләчәктә үсү перспективаларын тикшерделәр.