Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында УЮЧ объектларының башкарма документациясен һәм файдалануга бирү графикларын тапшыру һәм ЮХИА Программасын тормышка ашыру соравы буенча киңәшмә булды.
Киңәшмәне Төәелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин үткәрде. Очрашуда, шулай ук, подрядчы оешмаларның җитәкчеләре катнашты. Киңәшмә барышында Урам-юл челтәрләре объектларын файдалануга тапшыру һәм юл хәрәкәте белән идарә итүнең Автоматлашкан системасы Программасын тормышка ашыру кысаларында эшләнгән эшләр турындагы хисаплар яңгырады.