Бүген Түбән Кама районында берьюлы ике яңа медицина объекты ачтылар – Старошешминскийда ФАП һәм Зур Афанасовода дәвалау амбулаториясе. Старошешминский авылындагы модульле ФАП кыска вакыт эчендә төзелә. Әлеге объектны төзү сәламәтлек саклау учреждениеләрен модернизацияләү республика программасында катнашу аркасында гына мөмкин булды. Әлеге объектның бәясе якынча 2 млн. сум. ФАПның ачылуы авыл кешеләре өчен зур бәйрәм булды. Бүген аларга заманча, барлык таләпләргә җавап бирә торган медицина учреждениесе ишекләрен ачты. Монда олы кеше, шул ук вакытта балаларның да сәламәтлеген ныгыту өчен уңай шартлар тудырылган, шәһәргә кадәр барасы да юк. Старошешминский авылындагы яңа модульле ФАП ике торак пунктка – Ачи авылына Старошешминскийга һәм хезмәт күрсәтәчәк, бу – 1300 дән артык кеше дигән сүз. Бүген Зур Афанасово авылында да күптән көтелгән вакыйга булды. Монда капиталь ремонттан соң, якынча 3,5 мең кешегә хезмәт күрсәтәчәк заманча табиб амбулаториясе ачылды. Афанасовский авыл җирлеге Башлыгы Николай Бурмистров билгеләп үткәнчә, Түбән һәм Зур Афанасово авылларындагы халык әлеге вакыйганы күп еллар көткән. Хәзер халыкка медицина ярдәме күрсәтү уңай шартларда һәм заманча дәрәҗәдә булачак. Яңа авыл хастаханәсендә пациентлар, шулай ук персонал өчен дә бөтен шартлар тудырылган. Район җитәкчелеге исеменнән, Старошешминский һәм Афанасовский авыл җирлекләренә яшәүчеләрне, әлеге зур вакыйга белән Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы, Түбән Кама мэры урынбасары Эльвира Долотказина котлады. Ул авыл халкына ныклы сәламәтлек теләде һәм яңа медицина учреждениесенә бары тик профилактика максатларыннан гына килергә кушты. Бүген объектта эшләгән төзүчеләр, подрядчы оешмаларны да онытмадылар. Аларга, эшләрне сыфатлы итеп һәм вакытында башкарган өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр.Түбән Кама районында, модульле ФАПлар төзү республика программасы буенча, 2013 елда барлыгы 2 медицина пункты төзелгән – Туба һәм Старошешминскийда. 6 торак пункттагы ФАПларга капиталь ремонт ясалган – бу – Елантово, Поповка, Байгулово, Свердловец, Сухарево һәм Трудовой. Барлык эшләрне дә “Мастер-А” төзелеш оешмасы башкарган. Бүгенге көндә, шулай ук, Кызыл Кадка авылында да табиб амбулаториясен капиталь ремонтлау эше тәмамланган. Яңа медицина учреждениеләре кирәк булган барлык җиһазлар белән тулысынча тәэмин ителгән. Салкын һәм су бар, газ кертелгән.