21 июнь көнне Президентның Идел буе федераль округындагы вәкәләтле вәкиленең ярдәмчесе Юрий Золотарев рәислегендә, эшче төркемнең гаилә, ана булу һәм балалык чорына дәүләт тарафыннан ярдәм итү сорауларына багышланган киңәшмәсе булды. Видеоконференция форматында узган әлеге утырышта ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Фролов, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Осипов, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Светлана Гиниятуллина, ТР хезмәт, шөгыльлек һәм социаль яклау министры урынбасары Ирина Просвирякова, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин катнашты. Киңәшмәдә гаилә, ана булу һәм балалык чорына дәүләт тарафыннан ярдәм итү чараларының эффектив булуы, шулай ук яшь һәм күп балалы гаиләләрнең торак шартларын яхшырту буенча чараларны тормышка ашыру кебек актуаль сораулар тикшерелде.