21 июнь торышына, республика буенча, гомумән алганда, 1 мең 912 ТКХ белгечебелемнәрен арттырды һәм яңадан укыды. Әлеге хәбәрне бүген Татарстан Төзелеш Министрлыгы башлыгы Ирек Фәйзуллин, атна саен ТР Хөкүмәт Йортында уздырыла торган киңәшмәдә әйтте. Аның сүзләренә караганда, әлеге сан еллык планның 40 процентын тәшкил итә ( 4 мең 788 белгеч). “Әлеге эш 21 муниципаль оешмада яхшы оештырылган. 9 районда кадрларны укыту буенча эшләр оештырылмаган”, - диде министр.