ТРдагы ике учреждениедә мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча эшләр башланмаган

2013 елның 22 июне, шимбә

Ике учреждениедә - Яңа Чишмә районында һәм Казанда мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча эшләр башланмаган. Бу турыда бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә әйтте. Ул аныклап киткәнчә,  ТРның Яңа Чишмә районында тикшерү уздырганнан соң шунсы ачыкланды, әлеге белем учреждениесенә капиталь ремонт программасы туры килми – мәктәп канәгатьләнеп булмаслык, авария хәлендә. “ Монда икенче төрле карар кабул итәргә кирәк”, - диде республиканың Төзелеш Министрлыгы башлыгы. Татарстан башкаласының бер гимназиясендә подрядчылар эшкә керешмәгәннәр, аларны алыштыру турындагы сорауны күтәрергә кирәк. Бүгенге утырышны үткәргән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклавынча, Яңа Чишмә районы буенча булган мәсьәләне тизрәк чишәргә кирәк. Гомумән алганда,  2013 елда мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы турында сөйләгәндә, Ирек Фәйзуллин хәбәр итүенчә, 167 мәктәпнең 165ендә түбәндәге эш төрләре бара: 120 мәктәптә түбә ябу, 37сендә тәмамланган; 156 мәктәптә тәрәзә алыштыру, 45ендә тәмамланган; 48 мәктәптә керү төркемнәрен урнаштыру, 3сендә тәмамланган; 118 мәктәптә эчке ишекләрне урнаштыру, 9ында тәмамланган; 102 мәктәптә санузеллар кую, 11ендә тәмамланган; 118 мәктәптә эчке челтәрләр кую, 3сендә тәмамланган; 34 мәктәпнең алгы ягын тәртипкә китерү, 3сендә тәмамланган; 31 мәктәптә отмоскалар эшлиләр, 13 ендә тәмамланган; 5 мәктәптә бизәү эшләре бара ( коррекцион мәктәпләр өчен каралган).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International