Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда 2013 елда булачак Бөтендөнья җәйге Универсиаданың спорт объектларын һәм транспорт инфраструктурасын тикшерде. Аны Казан мэры Илсур Метшин, ТР вице-премьеры Әсхәт Сафаров, вице-премьер – ТР информатизация һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, республиканың Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм министры Рәфис Борһанов, Универсиада Дирекциясе җитәкчесе Владимир Леонов һәм башка рәсми кешеләр озатып йөрде. Объектларны карар алдыннан барысы да волейбол Үзәгенең куркынычсызлык пунктында тикшерү уздылар – студент Уеннарының барлык спорт объектларында да махсус керү режимы эшли. Рөстәм Миңнеханов куркынычсызлык пунктындагы техник чараларны карады, полиция хезмәткәрләре белән аралашты. Аннан соң Татарстан Президенты волейбол Үзәген карады, аның Универсиадага әзерлек дәрәҗәсенә бәя бирде. Студент Уеннары вакытында регби буенча ярышлар үткәреләчәк “Тулпар” спорт комплексында Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Казан мэры Илсур Метшин һәм яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм министры Рәфис Борһанов студентларның регби буенча Россия җыелмасы өчен тупка имза куйдылар. Татарстан Президенты бокс һәм өстәл теннисы Үзәгендә дә булды, шулай ук объектның ярышларга әзерлеген хәбәр итте. Ул монда Азинода яшәүчеләр тәүлекнең караңгы вакытында да спорт белән шөгыльләнә алсыннар өчен, янында урнашкан футбол-җиңел атлетика стадионын яктырту җиһазлары белән тәэмин итәргә кушты. Гимнастика Сараенда Рөстәм Миңнеханов нәфис гимнастика өчен билгеләнгән төп бинадагы яңгырашның сыйфатын бәяләде. Монда элек көчле кайтаваз бар иде, төзүчеләрнең үзгәртүләреннән соң яңгыраш нормаль хәлгә кайтты, диде тренерлар. Татарстан Президенты, шулай ук, Универсиададан соң әлеге объектны төрле форумнар үткәрү өчен актив кулланырга тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов теннис Академиясенең әзерләнү һәм ярышу кортларын карады, ишү төрләре Үзәгендә булды. Ул монда Универсиада Дирекциясе җитәкчесе Владимир Леоновка, яңа гына төзелгән кунакханәдән якын арада куллана башларга кушты, Татарстан Президенты сүзләренә караганда, моның кадәр сыйфатлы объект максималь рәвештә эффектив кулланылырга тиеш. Тикшерүдә катнашучыдар Танк боҗрасыннан алып Пушкин урамына кадәр сузылган яңа магистральне ачуның кечкенә тантанасында катнаштылар. Татарстан Президенты һәм Казан мэры “кирпеч”символик билгесен әйләндерделәр һәм шуның белән шәһәр транспорт инфраструктурасының иң эре объектларының бнрсен төзү эшләре тәмам икәнен белдерделәр. “Баскет-холл”ны караганда ТР Милли банкы рәисе, УНИКС баскетбол клубының президенты Евгений Богачев рөстәм Миңнехановка, Универсиада вакытында әлеге спорт объектының иң кирәклеләр рәтендә булачагын әйтте – “Баскет-холл”ның ике аренасында көн саен 8әр уен булачак. ТР Президенты һәм башка рәсми кешеләр Иске Татар бистәсен яңартуның, Меңьеллык мәйданын төзекләндерү барышы белән таныштылар, Үзәк стадионны, “Рубин” стадионын һәм “КАИ-Олимп” спорт комплексын карадылар. Рөстәм Миңнеханов студентлар спорт комплексының югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте. “ Чит ил уку йотларының күбесе КАИ спорт комплексына көнләшеп карый алалар”, диде ул. Бүгенге тикшерүнең соңгы пункты булып, спортның су төрләре Сарае янындагы мәйданчык булды, әлеге мәйданда пляж волейболы буенча ярышлар булачак. Анда соңгы әзерлекләр бара: төзүчеләр трибуна урнаштыра, полиция хезмәткәрләре тикшерү пункты әзерлиләр.