Мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау буенча республиканың максатчан программасы Кама Тамагы муниципаль районында уңышлы тормышка ашырыла һәм әлеге уңай күренеш беренче ел гына үткәрелми инде. Узган елны ремонтланган Красновидовский мәктәбеннән эстафетаны Кама-Тамагы татар урта белем бирү мәктәбе алды.
Өч еллык программа 2012 елда старт алды. Комплекслы республика программасын тормышка ашыру барышында 30 еллык элек төзелгән, 50 дзн артык бала укыган барлыгы 700 дән артык мәктәп ремонтланачак. Программада 45 муниципаль оешма уңышлы катнаша.
Бинаның түбәсен алыштыру буенча ремонт эшләре тулы көченә бара. Гомумән алганда, бинаны капиталь ремонтлау эшләренең күп өлеше республика бюджетыннан финанслау хисабына башкарыла. Бу эшләр рәтенә түбә алыштыру, алгы якларны ремонтлау, фундаментларны, отмосткаларны ныгыту, өлешчә тәрәзәләрне алыштыру, идәннәрне ремонтлау керә. Шулай ук мәктәп биналарына косметик ремонт ясау, канализацияләрне, су үткәргечләрне, җылыту системаларын, электр үткәргечләрен өлешчә ремонтлау буенча эшләр башкарылачак.
Муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф район бүлеге башлыгы илшат Гумеров сүзләренә караганда, төп эшләрне башкаручы подрядчы оешма булып, Апастан “Альтаир 1” ҖЧҖ ( җитәкчесе Р. Миначев) тора. Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбе өчен максатчан комплекслы программа тарафыннан бирелгән финанслауның гомуми күләме 13 миллион 134 мең сумны тәшкил итә. Графикны һәм үткәрелгән эшләрнең сыйфатын төзелеш инспекциясе контрольдә тотачак. Шулай итеп, әлеге мәктәпнең укытучыларына, укучыларга һәм аларның әти-әниләренә беренче сентябрьгә бик әйбәт бүләк - красновидовлылар кебек үк, ремонтланган, матурланган мәктәптапшырылачак.