ТР Нурлат районы Ерепкино авылында суүткәргеч һәм яңа мәктәп барлыкка киләчәк. Әлеге торак пункт “Чиста су” республика программасына кертелде, дип хәбәр ителә ТР муниципаль оешмалар порталында.
Составына әлеге торак пункт кергән Әхмәтов авыл җирлеге башлыгы Әнәс Рахматуллин берничә көн элек авыл халкына Ерепкино авылының “Чиста су” республика программасына кергәнен хәбәр иткән. 2014 елда монда суүткәргеч урнаштырачаклар. Яңа мәктәп төзү дә каралган. Бәлки әлеге мәктәп авыл клубы белән бер бинада булыр.