Иртәгә Буа шәһәрендә эшче төркемнең төзелеш тармагында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы сораулары буенча утырышы булачак. Әлеге чараны ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы оештыра.
Очрашу барышында катнашучылар Буа районы Чуракова авылында төзелеп килүче күп функцияле мәдәни үзәк һәм Төзелеш урамындагы 1 нче номерлы 12 фатирлы торак йорт объектларында, шулай ук “Төзелеш тармагында кулланыла торган индивидуаль саклануның заманча чаралары” күргәзмәсендә булачаклар. Утырышны Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С. Әхмәтшин үткәрәчәк. ТР дәүләт төзелеш надзоры Инспекциясе, “ТР төзүчеләр бердәмлеге” СРО РНП, “Беренче Идел буе Төзелеш бердәмлеге” НП, “Регионара хезмәтне саклау ассоциациясе” НО, шулай ук Буа, Тәтеш һәм Югары Ослан муниципаль районнарыннан башкарма комитет вәкилләре доклад белән чыгыш ясаячак.