24 сентябрьдән алып 27 сетябрьгә кадәр Уфа шәһәрендә “Форум Уралстройиндустрия” XXII халыкара махсуслашкан күргәзмә булачак. Әлеге чара Башкортостан Республикасының иң эре һәм мөһим махсуслашкан бизнес-проектларның берсе. Аның составына “Аз катлы төзелеш” һәм “Төзелештә энергияне саклау” дип аталган күргәзмәләр керә. Көзен Уфада булачак төзелеш форумы, традицион рәвештә, үз мәйданында төзелеш компанияләренең халыкара тәҗрибәсен күрсәтә, яңа материаллар һәм җиһазлар тәкъдим итә, ведомство һәм эре компанияләрнең җитәкчеләрен, тармак белгечләрен, кулланучыларны җыя. Форумның эффективлыгын күрсәтүче күрсәткеч булып түбәндәге мәгълүматлар тора: 2012 елдагы күргәзмәдә Россиянең 16 регионыннан 161 компания катнашкан. Күргәзмәгә килүчеләр буларак 5016 кеше теркәлгән, алар арасында 2909 өлкә белгече бар. Катнашучыларның күбесенең бәяләве буенча, Форум югары дәрәҗәдә үтте һәм бизнес үсешенә уңай тәэсир ясады. Күп еллар буе форумны югары дәрәҗәдә үткәрү уңышына белгечләр һәм катнашучылар өчен эшләнгән төрле пландагы эшлекле программа да ярдәм итә. Төзелеш базарындагы актуаль проблемаларны чишүгә юнәлдерелгән түгәрәк өстәлләр, конференцион чаралар, предприятиеләрнең презентацияләре, мастер-класслары үткәрелә. Башкортостан Республикасы төзелеш һәм архитектура буенча Дәүләт комитетының ярдәме белән, традицион рәвештә, медальләр тапшыру белән тәмамлана торган иң яхшы үрнәкләр технологияләр һәм җиһазлар бәйгесе үткәрелә.