Бүген Татарстан республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында дәүләт программмаларын тормышка ашыру сораулары буенча ТР муниципаль районнары белән видеоконференция булды.
Киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.М. Фролов үткәрде. Очрашуда, шулай ук, генподрядчы һәм субподрядчы оешмалардан вәкилләр катнашты. Киңәшмә барышында агымдагы эшләргә киткән чыгымнар һәм дәүләт программаларын республика районнарында тормышка ашыру турындагы статистик белешмәләр, шулай ук, проблемалы объектлар турындагы мәгълүматлар яңгырады.