28.06.2013 көненә якынча 13,1 кв. метр торак файдалануга тапшырылган, әлеге сан еллык планның 86,2% тәшкил итә. Бу күрсәткеч Татарстан Республикасы районнары арасында югары булып санала. Шулай ук, БВС ветераннары һәм БВС ветераннарының тол хатыннары өчен, бюджет өлкәсендә эшләүчеләр өчен “Социаль ипотека” программасы буенча 24 фатирлы йортны төзү эшләре дәвам ителә. Хәзерге вакытта 3 нче катның диварларын салу буенча эшләр бара. Объектны агымдагы елда тапшыру планлаштырыла.