ТР Кукмара районы Ташлы Елга авылындагы суүткәргеч челтәрләр реконструкцияләнгән. Аларның искерүе сәбәпле, авыл халкы, еш кына, сусыз кала торган булган, дип хәбәр ителә ТР муниципаль оешмалар порталында.
1982 елда урнаштырылган суүткәргеч челтәрләрнең искерүе сәбәпле, авыл халкы, еш кына, сусыз кала торган булган. Шуңа күрә, Ташлы Елга авылындагы суүткәргеч челтәрләрне реконструкцияләү карары кабул ителгән. Ләкин, иң беренче чиратта, 50 куб. метр күләмле суэтем башнясын урнаштырырга кирәк.
Моннан тыш, агымдагы елда Кәркәвеч авылы җирлеге составына кергән Бурсык Елга авылында һәм Кәркәвеч торак пунктындагы суүткәргеч челтәрләрне реконструкцияләү планлаштырыла.