1 июль көнне Кулаево авылында, тантаналы рәвештә яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Әлеге ФАПта авыруларны кабул итү өчен барлык шартлар да тудырылган. Модульле фельдшер-акушерлык пункты иң заманча медицина җиһазлары белән җиһазландырылган.