Район башлыгы В.С. Чершинцев һәм Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау Министры урынбасары Р.С. Җәләлдинов авыл халкын шатлыклы вакыйга белән котларга килде. Район башлыгы фельдшер-акушерлык пунктын төзүдә катнашкан барлык төзүчеләргә, сыйфатлы эшләре өчен, рәхмәт сүзләре җиткерде, авыл халкына бәхет һәм сәламәтлек теләде. Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау Министры урынбасары Р.С. Җәләлдинов, район Башлыгының Тәтеш районында сәламәтлек саклау шартларын яхшырту юнәлешендә актив эш алып баруын билгеләп үтте, Алабердин халкын зур вакыйга белән котлады. Яңа ФАП заманча таләпләрнең барысына да җавап бирә, медицина җиһазы белән җиһазландырылган, процедура, фельдшер һәм акушерлык кабинетлары, авырулар өчен көтү урыннары, санитар һәм хуҗалык бүлмәләре бар. Әлеге ФАП 516 кешелек хуҗалыкка хезмәт күрсәтәчәк. Хәзер халык яхшы шартларда квалификацияле медицина ярдәме ала алачак һәм кирәкле дару препаратларын бер урында алу мөмкинлегенә ия булачак.