Мәскәүдә уздырылачак тарифны тәртипкә китерү буенча семинар бөтен илдәге ТКХ предприятиеләренең җитәкчеләрен һәм белгечләрен җыячак

2013 елның 3 июле, чәршәмбе

11-12 июль көннәрендә “Измайлово” ДКда ( Мәскәү), “Торак һәм коммуналь хуҗалык реформасы: тармак тарифын тәртипкә китерү” дип аталган Бөтенроссия гамәли семинар булачак, әлеге чараны оештыручылар булып, “Открытый Диалог”  Компанияләр Төркеме белән торак һәм коммуналь хуҗалык өлкәсендәге эшмәкәрлек буенча РФнең  ТПП комитеты һәм торак хокукы Бюросы тора. Хәзерге вакытта коммуналь хезмәтләрдән кулланучылар арасында гына түгел, коммуналь предприятиеләрнең җитәкчеләре арасында да социаль киеренкелек күзәтелә. Тарифларның үсүен 6%ка кадәр чикләүләрдән соң, коммуналь комплекс предприятиеләре бик зур зыян күрәләр, күбесе банкротка чыгу чигендә тора. Ничек итеп “борт артында” калмаска һәм конкурентлык сәләтен сакларга, ничек итеп суд дәгъваларында пычранмаска һәм проблемаларны эффектив чишү юлларын табырга – әлеге сораулар белән һөнәри җәмгыять бик кызыксына. Шуңа күрә “Торак һәм коммуналь хуҗалык реформасы: тармак тарифын тәртипкә китерү” дип аталган Бөтенроссия гамәли семинар әлеге сорауларны бергә чишү белән кызыксынган бөтен вәкилләрне җыя, һәм әлеге чара беренче тапкыр гына үткәрелми.

Семинарда су канализациясе комплексы предприятиеләре, Россия һәм СНГның идарә торак компанияләре, җылылык энергетикасы предприятиеләре, региональ һәм муниципаль органарның ТКХ идарәсе вәкилләре, региональ энергетика комиссияләре, иҗтимагый һәм һөнәри оешмалар, ТКХ өлкәсендәге ассоциация һәм бердәмлекләр катнашачак.

Семинар кысаларында делегатларга түбәндәге мөмкинлекләр биреләчәк:

- торак-коммуналь хуҗалыктагы  бәя барлыкка китерү һәм тарифны тәртипкә салу өлкәсендә хәлләр турында  “тупланган” рәвештә  мәгълүмат алу;

- вакыйганы яңача күрүне формалаштыру һәм үз эшчәнлегеңне планлаштыруның яңа горизонтарын билгеләү;

- катлаулы сорау һәм проблемаларны чишү буенча әйдәп баручы экспртлардан гамәли тәкъдимнәр алу;

- Россиянең башка регионнарыннан килгән коллегалар белән алдынгы тәҗрибәне уртаклашу һәм чит ил тәҗрибәсе турында мәгълүмат алу.

Эшлекле программа дискуссия форматында узачак, әлеге чара барышында катнашучылар тариф сәясәте өлкәсендәге соңгы үзгәрешләр турында иң актуаль мәгълүмат алачаклар. Экспертлар, сайлап алу юлы белән, тарифларны хисаплау һәм индексацияләү методларын, түбәнгә төшүче чыгымнарны компенсацияләү юлларын, килешү мөнәсәбәтләрен тәртипкә салуны тикшерәчәкләр.  Конфликтлы хәлләрне суд һәм судка кадәрге гамәле белән чишүгә аерым игътибар булачак. Семинарда катнашучылар, шулай ук, прфильле министерство һәм ведомство вәкилләреннән регионнарда  үз эшеңне эффектив төзү буенча персональ тәкъдимнәр алачаклар.

Тулырак мәгълүматны һәм программаны түбәндәге сайтта карагыз: http://seminargkh.ru 

Оештыру комитеты белән элемтәгә керү: Тел.: (495) 287-88-77; факс: (499) 922-12-02, e-mail: orgcom@od-group.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International