Коргуза авылында тантаналы рәвештә фельдшер-акушерлык пункты ачылды

2013 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Барлык заманча таләпләргә һәм стандартларга туры килгән медицина учреждениесен төзү эше “Сәламәтлекне модернизацияләү” программасы кысаларында тормышка ашты.  Коргуза авылындагы фельдшер-акушерлык пункты тулысынча яңа җиһазлар белән җиһазландырылган. ФАП бинасында берничә кабинетбар– фельдшерның халыкны кабул итү кабинеты, процедура бүлмәсе, шәфкать туташы-хуҗа кабинеты ( хуҗалык кирәк-яраклары өчен), фойе, санузел, аерым пар казаннар бүлмәсе.

Авыл халкының сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән объектны тантаналы ачу чарасында Югары Ослан муниципаль районы Башлыгы Марат Зыятдинов катнашты. Ул, авыл халкына, ФАПка прафилактика өчен генә килүне теләде. ФАП ачылышының тантаналы чарасында, шулай ук, түбәндәге кешеләр катнашты һәм медикларны, авыл халкын яңа бина белән котлады:  “Югары Ослан ҮРХ” ГАУЗ баш табибы И. Мусин, “Заволжье” агрофирмасының “Услон” филиалы директоры урынбасары А. Гайфуллин, “Универсал” ТСК ҖЧҖ директоры урынбасары А. Нәбиуллин,  Коргузин авыл җирлеге башлыгы В. Карасев, район Башкарма комитетыннан вәкилләр, төрле тармаклардан белгечләр.

ФАПны төзү һәм төзекләндерүдә зур ярдәм күрсәткән түбәндәге кешеләргә рәхмәт хатлары тапшырылды: Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе исеменнән һәм Югары Ослан муниципаль районы Башлыгыннан истәлекле бүләк А. Нәбиуллинга, Коргузин авыл җирлеге башлыгы исеменнән А. Гайфуллинга. Коргуза авылының хөрмәтле кешесе, Коргузин  УБМнең элекке директоры Осянина Нина Михайловна тарафыннан җитәкчелеккә рәхмәт сүзләре җиткерелде. Бүгенге көндә авылда 400дән артык кеше яши.

Моңа кадәр медицина хезмәткәрләре 1978 елдан бире функцияләшкән бинада медицина ярдәме күрсәткәннәр. Хәзер инде алар халыкка заманча медицина учреждениесенең яңа бинасында хезмәт күрсәтәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International