Бүген Төзелеш Министрлыгында “Арзан һәм уңайлы мохит” программасын Әлмәт шәһәрендә тормышка ашыру сорауларын тикшерделәр

2013 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында, “Арзан һәм уңайлы мохит” программасы кысаларында, ТР Әлмәт муниципаль оешмасының җайлаштыра торган объектларындагы эшләрне тәмамлау һәм кимчелекләрне бетерү сораулары буенча эшче киңәшмә булды.

Киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.М. Фролов үткәрде. Очрашуда, шулай ук, муниципаль район башкарма комитетының төзелеш җитәкчесе урынбасары И.А. Габдуллин һәм подрядчы оешма җитәкчеләре катнашты. Киңәшмә барышында “Арзан һәм уңайлы мохит” дәүләт программасын Әлмәт шәһәрендә тормышка ашыруның агымдагы сораулары тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International