Түбән Камада Тынычлык проспектын һәм Мурадьян урамын төзекләндерү буенча эшләр тулы көченә бара. Әлеге максатларга ирешү өчен якынча 40 млн. сум сарыф ителәчәк. Әлеге чаралар парклар, скверлар һәм бульварларны төзекләндерү турындагы республика максатчан программасы кысаларында бүлеп бирелгән.
Хәзерге вакытта, генераль подрядчы “Стройкамапроект” ҖЧҖ эшчеләре тарафыннан, брусчатка, торшерлы яктыртуны урнаштыру өчен кабель салу, үлән чәчү өчен газон әзерләү буенча эшләр бара. Моннан тыш, ишегалларына керү урыннары да өлешчә ремонтланачак. Бүгенге көндә брусчатка салу буенча эшләрнең 70 проценты үтәлгән.
Эшләр тәмамлангач, эшчеләр, Тынычлык проспекты буенча урнашкан фасадлар, балкон экраннары, йортларның цокольләрен капиталь ремонтлау эшенә керешәчәкләр.
Моннан тыш, якын киләчәктә, Тынычлык проспектында эскәмияләр, кече архитектура формалары барлыкка киләчәк. Көзен монда агачларны санитар кисү һәм 270тән артык агач утырту планлаштырыла.
Түбән шәһәр һәм бюджет барлыкка китерүче предприятиеләр, фирма һәм компанияләре әлеге территориядә урнашкан индивидуаль эшмәкәрләр проектны тормышка ашыруда актив катнашалар. Эшнең сыйфатынТүбән Кама Башкарма комитеты кискен контрольдә тота.
Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, тиздән Тынычлык проспекты Түбән Каманың тагын бер күренекле урыны, шәһәр халкының иң кирәкле һәм популяр ял итү урыны булачак.