Әгерҗе мәктәпләрендә ремонт эшләре ахырына якынлаша

2013 елның 5 июле, җомга

“СтройГрад” ҖЧҖ Төзүчеләре” ремонт эшләрен сыфатлы итеп һәм кыска вакыт эчендә башкардылар. Республика программасы кысаларында, 2нче номерлы мәктәптә 2 миллион 257 мең сумлык ремонт эшләре башкару планлаштырылган. Төзүчеләр ремонт эшләренә март аенда башлаганнар иде. Иң беренче чиратта төп бинадан спорт залына юнәлдерелгән җылылык күчү урынының түбәсен алыштырдылар.

Аннан соң, барлык санитар таләпләргә туры китереп, 11 санузелны реконструкцияләделәр. Якын арада монда кабиналар урнаштырылачак. “Төзүчеләр барлык эшләрне дә уку процессына зыян китерми генә башкардылар”, - диде директор.

Уку елы тәмамланганнан соң ремонт эшләренең тизлеге артты. “Кайбер көннәрне 20шәр кеше эшләде. Кемдер плитка урнаштырды, кемдер отмостка белән шөгыльләнде, кемдер ишек алыштырды. Иртәдән кичкә кадәр зур тизлек белән, ялсыз эшләделәр”,  - дип билгеләп үтте Рөстәм Рәзил улы.

Эшләрне шулай  фидакарь башкарганы өчен, “СтройГрад”, беренчеләрдән булып, вакытыннан бер ай алда ремонт эшләрен тәмамлады. Эшләнгән эшләр дә аз түгел: 12 вентиляция каналы тәртипкә китерелде, түбәсеннән су үткән урыннар  өлешчә алыштырылды, вертикаль торбалар, канализацион система яңартылды, янгынга каршы таләпләргә туры килеп,  авариядә чыгу юллары да, ике яктан ремонтланды, монда түбә һәм ишекләр алыштырылды. Шулай ук, бинаның фасад өлешендәге цоколь  ремонтланды, отмоскалар яңадан эшләнде. “ Әлеге эшләр план буенча каралмаса да, Илнур Әмир улы, шулай ук, фасадны өлешчә ремонтлау, кәрнизләрне яңарту, даруханә ягыннан, уң яктан металл койма төзү эшләрен дә башкарырга сүз бирде”, - дип өстәде Рөстәм Рәзил улы.

Татарстанда  күптән түгел генә “Туган мәктәбеңә ярдәм ит” акциясе башланды. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, әлеге мәктәпне тәмамлаган Илнур Мифтахиев, акциягәдән башка да, күп еллар буе спонсор буларак ярдәм итә. Бу елны гына да ул туган мәктәбенә радиомикрафоннар һәм газон чапкыч бүләк итте. Мәктәптәге бер генә бәйрәмгә дә буш кул белән килми. Бу көннәрдә генә, мәктәп директоры урынбасары Ольга Костенкова җитәкчелегендәге укучылар төркеме Санкт-Петербургка,  хәрби-патриотик слетка киттеләр. Әлеге сәфәр спонсорларының берсе булып, Илнур Мифтахиев торды. “Туган мәктәбем, андагы укытучылар, укучылар күңелемә бик якын. Яраткан мәктәбемне якты, иркен, матур һәм заманча итеп күрәсем килә. Мин боларның барысын да күңел кушканча эшлим”,  - диде ул. Әлеге эшмәкәрнең изге эшчәнлеген , әлеге мәктәпне тәмамлаган башка җитәкчеләргә үрнәк итеп куясы килә.

Редакциядән: Район башлыгы Валерий Макаров инициативасы буенча, бу елны, районның 6 мәктәбе, капиталь ремонтлау республика программасына кертелгән. 4 нче номерлы мәктәптә ремонт эшләрен “МирСтрой” ҖЧҖ (җитәкчесе Али Ибраһимов) эшчеләре башкара. Красноборск, Салауш, Кучуков мәктәпләрендәге һәм коррекцион мәктәп-интернаттагы ремонт эшләре белән “Агрызтрансстрой” ҖЧҖ ( Рамил Мифтахов) шөгыльләнә. Кызганычка каршы, соңгы оешма төзүчеләрнең төзү темпының тизрәк булуын телисе кала. Подрядчылар үз эшләрен  сыйфатлы итеп һәм вакытында ( 1 августка кадәр) тәмамларлар дип өметләнәсе килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International