Тангачи авылында яңа ФАП ачылды

2013 елның 5 июле, җомга

Бүген Тангачи авылында фельдшер-акушерлык пунктының яңа бинасын ачу тантанасы булды. Сәламәтлек саклауның яңа объектын ачу тантанасында Лаеш муниципаль районы Башлыгы М.П. Афанасьев, район Башлыгы  урынбасары И.Н. Тимершина, Рождественский авыл җирлеге Башлыгы С.М. Гуцу, Лаеш районы Башкарма комитет җитәкчесе М.В. Фадеев, Башкарма комитетның социаль сораулар буенча җитәкче урынбасары Г.Х. Шарипова, “Лаеш ҮРХ” ГАУЗның баш табибы Е.В. Коробова, медицина хезмәткәрләре һәм авыл халкы катнашты.

Яңа ФАП 190 кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Барлык кабинетлар да заманча медицина җиһазлары белән җиһазландырылган. Яңа бина төзү эше, “2012-2016 елларда ТР халкына беренчел медико-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү” республиканың максатчан программасы ярдәмендә тормышка ашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International