Кайбыч муниципаль районының Зур Тәбирдино авыл үзәгендәге фельдшер пунктын монтажлау эшләре бара

2013 елның 8 июле, дүшәмбе

Модульле фельдшер-акушерлык пунктының стеналарын монтажлау эшләре сишәмбе көнне башланды, 3 көн эчендә түбә астына кертелде.

-         Без килгәндә сваилар гына бар иде, - ди монтажчылар Константин,

Станислав, Максим, Альберт. Әлеге егетләр армиядә чыныгып кайтканнар, республика районнарындагы фельдшер-акушерлык пунктларын да беренче ел гына төземиләр. Электр үткәргечләрне, янгын сигнализацияләрен урнаштыру эшләре параллель рәвештә башкарыла. Әлеге эшләргә 9-10 көн бирелгән. Эш вакыты төгәл билгеле түгел, актив эш сәгате тәүлекнең эссе вакытында ял итеп, иртәнге 4тән төнге унга кадәр бара.

-         Алар бөтенләй йокламыйлар кебек, - ди авыл халкы.

-         Мин инде фельдшер пунктында булдым, карыйсы килә, - ди Людмила Сорокина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International