Бүген Төзелеш Министрлыгында “Иннополис” ТОИЦны проектлаштыру һәм төзү сорауларын тикшерделәр

2013 елның 10 июле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында ТР Югары Ослан муниципаль районында территориаль-аерымланган инновацион үзәк  проектлаштыру  һәм төзү сораулары буенча киңәшмә булды.

Киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин үткәрде. Очрашуда, шулай ук, “Иннополис” ҮИЗ ААҖ, “Казанский Гипронииавиаапром” ЯАҖ  вәкилләре һәм Төзелеш Министрлыгы хезмәткәрләре катнашты.

Киңәшмә барышында катнашучылар “Иннополис” ТОИЦ һәм “Иннополис” ТОИЦ беренче чираттагы җибәрү комплексын су һәм субүлгеч белән тәэмин итү, шулай ук “Иннополис” ТОИЦның  субүлгеч һәм су белән тәэмин итү челтәрләрен һәм Идел елгасына агызуны проектлаштыру сорауларын тикшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International