“ВК и ЭХ” ААҖ коллективы, бакча чоры һәм җәйге яллар вакытында, үзенең салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү, субүлгеч һәм корылмаларның инженерлы челтәрләрен маштаблы җәйге ремонтлау компаниясенә кереште.
Кулланучылар тәкъдим ителгән хезмәтләрнең сыйфаты буенча уңайсызланмасыннар өчен, водоканалчылар ремонт эшләрен баскычлап эшләргә тырышачак. Һәм монда аларга түбәндәге подрядчы оешмалар ярдәмгә киләләр: “Кама-строй” ЯАҖ, “РемСпецМонтаж” ҖЧҖ, “НефтеСпецСтрой” ҖЧҖ, “МегАртСтрой” ҖЧҖ, “Модуль-НК” ҖЧҖ, “СпецДоговорСтрой” СК ҖЧҖ, “ЭталонСтрой” ҖЧҖ.
Җәйге чорда планлы капиталь ремонт кысаларында, Красный Ключ бистәседәге инженерлы коммуникацияне эксплуатацияләү мәйданында, “ВК и ЭХ” ААҖ тарафыннан, гомуми озынлыгы 2,5 км булган инженер челтәрен алыштыру планлаштырылган. Җәйнең беренче көннәреннән башлап, җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итү челтәрләрен гидравлик тикшергәннән соң, ремонт-механика цехы “ВК и ЭХ” ААҖ, Красный Ключ бистәсендәге Үзәк урамы буенча, гомуми озынлыгы 800 м/п булган кайнар һәм салкын су, җылылык белән тәэмин итү трубаларын алыштыру эшенә керештеләр. Бер үк вакытта тагын ике подрядчы оешма, басым коллекторының КНС-11дән КНС-10га кадәр 854 м/п озынлыктагы субүлгеч линиясен капиталь ремонтлау һәм якынча 1500 м/пга сузылган кайнар су белән тәэмин итү челтәренең изоляциясен өлешчә алыштыру эшен башлады.
Подрядчы оешмалар капиталь ремонт белән шөгыльләнгән вакытта, Красный Ключ бистәсендәге инженерлы коммуникацияне эксплуатацияләүче “ВК и ЭХ” ААҖ коллективы, параллель рәвештә, җиһазларны, биналарны, корылмаларны агымдагыча ремонтлый һәм әйләнә-тирә территорияне төзекләндерә. Бүгенге көндә җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итү системасының 8 җылылык алмаштыру җиһазы ремонтланган һәм юылган, җылылык системасының 4 насосы һәм 146 эшермә биге ревизияләнгән, торак йортлар һәм балалар бакчаларының җылылык системасы опрессовкаланган.
Красный Ключ бистәсендә планлаштырылган барлык эшләрнең 50 проценты үзләштерелгән. Капиталь ремонт тизлеге көннән-көн үсә, шуңа күрә водоканалчылар, Красный Ключ бистәсендәге җәйге ремонт компаниясен вакытында тәмамларга өметләнәләр.