Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ринат Абдуллин рәислегендә үткән чираттагы штабта киләсе ягулык чорына әзерлек буенча вәзгыятьне карадылар. Объектларның җылыту сезонына әзерлеге турында торак-коммуналь хуҗалык идарәсе башлыгы Айрат Галләмов чыгыш ясады.
Шулай итеп, муниципаль районнар торак фондын мониторинглау системасына керткән мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә 3100 котельный әзерләнгән, бу 99,5% тәшкил итә. Моннан тыш, киләсе җылыту сезонына 3 281 мәгариф объекты (99,8%), 1 985 сәламәтлек саклау объекты (99,6%), 1 949 мәдәният объекты (99,2%), 249 спорт объекты (98,0%) әзерләнгән.
Әзерлек паспортлары 17 мең 188 күпфатирлы йортка рәсмиләштерелгән, бу КФЙның гомуми саныннан 97,2% тәшкил итә.
Утырыш барышында Ринат Абдуллин республиканың муниципаль берәмлекләре җитәкчеләренә, шулай ук тармак оешмалары вәкилләренә 1 ноябрьгә кадәр җылылык белән тәэмин итүче оешмаларның әзерлек паспортларын алу һәм 15 ноябрьгә кадәр республика муниципаль берәмлекләренең әзерлек паспортларын алу зарурлыгы турында искәртте.