Алабуга муниципаль районының Бехтерево авылында яңа ФАП ачылды

2013 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

ТР Алабуга муниципаль районының Бехтерево авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылу тантанасы булды. Әлеге чарада  ЕМР башкарма комитеты җитәкчесе Р. Аюпов, “Алабуга үзәк район хастаханәсе” ГАУЗның баш табибы Ш. Әхмәтҗанов, Бехтерево авыл җирлеге башлыгы Н. Кусаев катнашты. Р. Аюпов ассызыклап үткәнчә, яңа ФАП кыска вакыт эчендә төзелгән” Авыл өчен бу бик кирәк. Кагыйдә буларак, беренче ярдәмне шул урында ук күрсәтәләр. Шәһәрдән ашыгыч ярдәм машинасы кайтканчы күп вакыт уза. Кан басымын үлчәү, уколлар кадауны монда да эшләп була”, - диде ул һәм район җитәкчелегенең авыл үсешенә зур көч куюын өстәп әйтте.

Фельдшер-акушерлык пункты заманча җиһазлар белән җиһазландырлган. Бехтерево авылындагы ФАПның фельдшеры Надежда Пантелеева сүзләренә караганда, монда эшләү өчен барлык шартлар да тудырылган, процедура һәм тикшерү кабинетлары бар. Шәфкать Әхмәтҗанов билгеләп үткәнчә, кадрлар соравы авылда бик кискен торса да, монда ике фельдшер эшләячәк. “Бу районның иң зур авылларының берсе, ике фельдшер – бу бик уңай, бер-берсен алыштырырга да кирәк бит. Кечкенә авылларда бер генә фельдшер эшли”, - дип аңлатты ул.

Елово, шулай ук Лекарево авылларында да ФАП ачу планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International