Бүген Әлмәттә төзүчеләр арасында һөнәри осталык бәйгесе старт алды. Әлеге бәйге ел саен, Төзүчеләр көне алдыннан үткәрелә, әлеге бәйрәм хөрмәтенә нефть шәһәрендә, традицион рәвештә, зур гомумшәһәр бәйрәме үткәрелә. Бу елны бәйрәм 10 августка билгеләнгән.
16 июльгә кадәр дәвам итәчәк әлеге бәйгедә шәһәрнең “АИСК” ҖЧҖ, “Арслан”, “Главнефтегазстрой”, “Фенстер” кебек төзелеш оешмаларындагы эшчеләре катнашачак. Бүген үз осталыкларын штукатурчылар күрсәтте. Ярышта өч команда катнашты. “АИСК” ҖЧҖ вәкилләре һәм “НефтеСтройЭнерго” предприятиесе төзүчеләре катнашты.
Алдагы көннәрдә плитә урнаштыручылар, ташчылар, сваркачылар, балта-агач осталары һәм малярлар көч сынашачак. Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы Идарәсе мәгълүматлары буенча, бәйгедә катнашу өчен якынча 50 кеше гариза биргән. Ярышларда җиңүчеләр төзүчеләр Көнендә булачак тантаналы чара вакытында бүләкләнәчәк.