Бүген Төзелеш Министрлыгында киләсе ягулык чорына әзерлекне тикшерделәр

2013 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында 2013-2014 еллар ягулык чорына әзерлек буенча Республика штабы утырышы булды.

Киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин үткәрде. Очрашуда, шулай ук, Ростехнадзорның Идел буе территориаль бүлеге, ТР Дәләт торак инспекциясе, “Газпром межрегионгаз Казань” ЯАҖ, “Татэнергосбыт” ААҖ һәм әлеге темага кагылышы булган башка оешма вәкилләре, шулай ук Төзелеш Министрлыгы хезмәткәрләре катнашты.

Утырыш барышында 2013-2014 еллар ягулык чорына әзерлек буенча Республика штабының эш планы расланды, Ростехнадзорның Идел буе территориаль бүлегенең муниципаль оешмалар һәм ягулык энергетикасы комплекслары оешмаларының  2013-2014 еллардагы көзге-кышкы чорда эшләргә әзерлеген контрольдә тоту буенча, ТР Дәүләт торак инспекциясенең 2013-2014 еллардагы ягулык чорына торак фондны әзерләү сыйфатын контрольдә тоту буенча, шулай ук, “Газпром межрегионгаз Казань” ЯАҖ, һәм “Татэнергосбыт” ААҖ алдында,  энергия белән тәэмин итү оешмалары һәм УК тарафыннан, куллланган энергоресурслар өчен түләү буенча докладлар яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International